«Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты белән хезмәттәшлек итәчәк

2018 елның 30 гыйнвары, сишәмбе

Казан шәһәрендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы эксперт советының Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин катнашында киңәйтелгән утырышы булды. Әлеге чара барышында «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды. Документны Әгъзам Гобәйдуллин һәм Сәрия Сабурская имзаладылар.
Килешү биш елга исәпләнгән һәм анда, аерым алганда, гражданнарны, шул исәптән муниципаль хезмәткәрләрне, муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары депутатларын һәм муниципаль берәмлекләрнең сайлап куелган вазыйфаи затларын кеше һәм граждан хокуклары һәм ирекләре, аларны яклау рәвешләре һәм ысуллары мәсьәләләре буенча хокукый яктан агартуда бергәләп эшләүне оештыру күздә тотыла.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International