Нурлат муниципаль районында бу атнада авыл җирлекләрендә электән килгән авыл җыеннары башланып китте. Район җитәкчелегенең халык белән очрашулары иң элек Колбай-Мораса, Әмзә, Иске Әлмәт, Кычытканлы муниципаль берәмлекләрендә булды. Җыеннарда ел дәвамында башкарылган эшләргә йомгак ясалды, мөһим проблемалар күтәрелде, агымдагы елга максатлар һәм бурычлар билгеләнде. Очрашуларда халык күтәргән тәкъдимнәр район җитәкчеләре контроленә алынды.
Бер үк вакытта шундый ук җыеннар Нурлат шәһәре микрорайоннарында да бара.