2018 елның 18 мартында Россия Президентын сайлаулар узачак. Яңа тәртип буенча, бу көнне үзе теркәлгән торактан читтә булган теләсә-кайсы сайлаучы фактта булган урында исемлеккә кертү турында гариза бирергә хокуклы.
Моның өчен аңа 31 гыйнвардан 12 мартка кадәр территориаль сайлау комиссиясенә, күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә яисә Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләр бердәй порталына керергә кирәк. 25 февральдән 12 марткача шундый гаризаларны 2817 участок сайлау комиссиясе дә кабул итәчәк. Тавыш бирү көненә дүрт көн кала – 13 марттан 17 мартның 14.00 сәгатенә кадәр – сайлаучылар үзләре теркәлгән урындагы участок сайлау комиссиясенә шулай ук гариза – яклаучы маркалы махсус гариза бирә алалар.
Бүгенгә 65 территориаль сайлау комиссиясендә гаризалар кабул итү өчен 67 пункт оештырылды. Ике өстәмә пункт Иннополис шәһәрендә һәм Универсиада авылында ачылды. Әлеге торакларда илебезнең башка шәһәрләреннән һәм субъектларыннан байтак сайлаучы яши.