Соңгы 10 елда Татарстанда авылда яшәүчеләр саны 45 мең кешегә кимеде. Шул ук вакыты халык арту эре шәһәрләр янәшәсендәге муниципаль районнарда гына күзәтелә. Бу чорда авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнүче оешмалар саны 41 процентка кимегән.
Мондый күрсәткечләр бүген Федераль дәүләт статистика хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы һәм Татарстан Республикасының Социаль-икътисади мониторинг комитеты коллегиясе берләштерелгән утырышында игълан ителде. Ике ведомствоның 2017 елдагы эшләренә йомгак ясаганда һәм 2018 елга бурычлар билгеләгәндә «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин катнашты.