Бавлы муниципаль районның Александровка авылында ФАП ачылды

2018 елның 1 феврале, пәнҗешәмбе

Кичә, 31 гыйнварда, Бавлы муниципаль районының Александровка авылында модульле ФАП ачылды. Ул республика программасы кысаларында район муниципаль берәмлегендә төзелгән сигезенче беренчел медицина-санитария ярдәме объекты булды, дип хәбәр итә “Слава труду” район газетасы сайты.
Александровка авылында яшәүчеләрне яңа объект белән Бавлы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин, шулай ук район үзәк хастаханәсе баш табибы Глеб Алексеев котладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International