Әлмәт Россия Гринписы исемлегендә чүп-чарны аерып җыю буенча икенче булды

2018 елның 1 феврале, пәнҗешәмбе

Россия Гринписы илебезнең халкы 100 мең кешедән арткан 160тан күбрәк шәһәрендә яшәүчеләрнең чүп-чарны аерып җыю инфраструктурасыннан куллану мөмкинчелекләре турында икенче еллык рейтингын игълан итте. Аның нигезендә экологлар соравы буенча шәһәр хакимиятләре биргән белешмәләр ята. Исәпкә икенчел чималның кимендә бер төрен булса да җыю өчен каралган тәүлек әйләнәсе файдалана алырлык стационар контейнерлар алынды. Әлмәт бу рейтингта икенче урынны алды. Йорт янында чүп-чарны аерып җыю мөмкинлегеннән анда 86 процент шәһәрле файдалана ала. Татарстанның нефть башкаласы бу күрсәткеч буенча (93 процент) Мәскәү янындагы Мытищи шәһәреннән генә калыша.
Казан бу рейтингта 16нчы урында (48 процент), ә Чаллы шәһәре 2,5 процент белән 89нчы урында урнашты.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International