Бүген Татарстанда муниципаль районнар Советларының традицион утырышлары башланды. 2017 елдагы социаль-икътисади үсешкә беренчеләрдән булып Апас районы йомгак ясады.
Муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органы утырышында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин һәм башка рәсми затлар катнашты. Чара башланыр алдыннан кунаклар төбәкне өйрәнү музееның яңа бинасын карадылар, район Мәдәният йортында җирле товар җитештерүчеләр продукциясе күргәзмәсе белән таныштылар.
Утырышта Апас муниципаль районы башлыгы Рәшит Заһидуллин билгеләп үткәнчә, тискәре күренешләр булуга да карамастан, 2017 ел муниципалитет өчен уңышлы булды. Аерым алганда, район территориясендә 7 миллиард сумлык продукция җитештерелгән һәм хезмәтләр күрсәтелгән, бу 2016 ел дәрәҗәсенә карата 9 процентка күбрәк.
Фәрид Мөхәммәтшин сүзләренчә, республика җитәкчелеге муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары хисап сессияләренә зур җаваплылык белән карый.
«Бу йомгакларны тагын бер кат нәрсәне булдырдык һәм нәрсә барып чыкмавын карау максатында, һәр районда һәм шәһәрдә нинди резервлар булуын ачыклау өчен ясыйбыз һәм шул базада республика социаль-игътисади үсешен хәл итү юлларын эзлибез», – диде Татарстан парламенты башлыгы.
Утырыш район алдынгыларына дәүләт һәм ведомство бүләкләре тапшыру белән төгәлләнде.