Тәтештә капиталь төзекләндерүдән соң район үзәк хастаханәсенең бала тудыру бүлекчәсе ачылды

2018 елның 2 феврале, җомга

Бүген Тәтештә капиталь төзекләндерүдән соң район үзәк хастаханәсенең бала тудыру бүлекчәсе ачылды. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Тәтеш муниципаль районы башлыгы Рәмис Сафиуллов, КФУ ректоры Илшат Гафуров һәм башкалар катнашты.
Тәтеш район үзәк хастаханәсенең бала тудыру бүлекчәсенең өч катлы бинасы 2000 елда төзелгән иде. Шуннан бирле ул бер тапкыр гына косметик ремонтланды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән мөмкин булган хәзерге реконструкцияләү барышында бинаның түбәсе яңадан ябылды, фасад, керү юлы, су белән тәэмин итү һәм җылылык системалары төзекләндерелде, тәрәзә блоклары алыштырылды. Шулай ук буяу-бизәү эшләре башкарылды, территория уңайландырылды, заманча медицина җиһазлары, мебель һәм инвентарь сатып алынды.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International