Түбән Камада ирекле көрәш буенча Бөтенроссия турниры узды

2018 елның 5 феврале, дүшәмбе

Үткән ял көннәрендә Түбән Кама шәһәре меценат, Татарстанда танылган спортчы Ленар Гаянов һәм “М7” компаниясе призларына кече яшүсмерләр арасынды ирекле көрәш буенча традицион Бөтенроссия турнирын кабул итте.
Ярышларда Төмән, Оренбург, Ульяновск өлкәләреннән, Удмуртия, Чувашия, Марий Эл республикаларыннан 2005-2007 елларда туган 450дән күбрәк яшь спортчы катнашты. Россия төбәкләреннән беренче буларак турнирда Дагыстан, Кабарда-Балкар һәм Ханты-Манси автоном округы командалары ярышты. Якын чит илләрдән Казахстан һәм Үзбәкстан яшь көрәшчеләре дә турнир кунагы булды.
Турнирны тантаналы төстә ачуда “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе Рәисе, Татарстан Республикасы спорт көрәше федерациясе президенты Әгъзам Гобәйдуллин катнашты.
Ул билгеләп үткәнчә, алты ел элек Түбән Кама шәһәре көрәшчесе һәм меценат Ленар Гаянов оештырган ярышлар елдан-ел көч ала, инде халыкара ярышлар рәтенә керергә җыена. “Бүген безнең бурыч ирекле көрәшне үстерү темпларын киметмәүдән гыйбарәт. Иң якын киләчәктә  югары бүләкләр алу мөмкинлегебез бар. Россиядә көрәшчеләребезнең абруе зур. Хәзер безгә бөтендөнья һәм олимпия медальләренә сузылырга кирәк”, – диде  Әгъзам Гобәйдуллин. Бу хакта, “Бизнес-онлайн” электрон газетасына таянып, Түбән Кама районы рәсми сайты хәбәр итте.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International