Казанда дүрт мәктәп һәм өч яңа балалар бакчасы төзелә

2018 елның 5 феврале, дүшәмбе

Соңгы 10 елда Татарстан башкаласында мәктәпләр һәм балалар бакчалары алдагы унъеллыктагыга караганда өч тапкыр күбрәк төзелде. Хәзерге вакытта Казанда дүрт мәктәп төзелеп килә, аларда 4749 балага урын булачак. Мәктәпләрнең иң зурысы – шәһәрдәге «Яз» торак комплексындагы 1500 урынлы гомуми белем учреждениясе. Шулай ук «Яз», «Арт сити» һәм «Спортивная» станциясе» торак комплексларында өч яңа балалар бакчасын эксплуатациягә бирү планлаштырыла.
Моннан тыш, шәһәрнең социаль инфраструктурасы 13 спорт мәйданчыгы, Константиновка бистәсендә 300 урынлык китапханәле күпфункцияле үзәк һәм Борисково, Мирный, Салмачы бистәләрендә өч медицина учреждениясе белән тулыланачак, дип хәбәр Казан мэриясе рәсми порталы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International