Казанда Россия Президентын сайлауларда инвалидларның тавыш бирүен оештыруны тикшерделәр

2018 елның 5 феврале, дүшәмбе

Татарстанда илебез тормышындагы төп сәяси вакыйга – 2018 елның 18 мартындагы Россия Президентын сайлауларга әзерлек буенча киң колачлы эш алып барыла. Тавыш бирүдә физик мөмкинлекләре чикле сайлаучыларның катнашуына аеруча игътибар юнәлтелә. Әлеге эшчәнлекнең төп үзенчәлекләре турында шушы көннәрдә Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясендә физик мөмкинлекләре чикле гражданнарның сайлау хокукларын гамәлгә ашыруны тәэмин итү мәсьәләләре буенча киңәшмәдә сөйләшү булды. Анда “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе башкарма сәркатибе урынбасары Лилия Фәррахова катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International