Республиканың Хуҗахәсән авыл җирлеге башлыгы Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы Рәхмәтенә лаек булды

2018 елның 6 феврале, сишәмбе

Шушы көннәрдә Россия Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко авыл социаль өлкәсе хезмәтчәннәре белән очрашты. Илнең 67 төбәгеннән килгән укытучылар, медицина хезмәткәрләре, мәдәният учреждениеләре вәкилләре арасында Татарстан делегаты – Кайбыч муниципаль районы Хуҗахәсән авыл җирлеге башлыгы Светлана Матвеева да бар иде.
Очрашу кысаларында Россия Авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев аңа илнең аграр ведомствосы белән нәтиҗәле эшчәнлеге өчен Министрлыкның Рәхмәтен тапшырды. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International