25 февральдә Татарстанда “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең сайлау этаплары башлана

2018 елның 6 феврале, сишәмбе

25 февральдә Татарстан шәһәрләрендә һәм районнарында XVIII республика ачык телевидение “Созвездие-Йолдызлык” яшьләр фестиваленең сайлап алу зона этаплары башлана. Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов патронатында һәм ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе Комиссиясе эгидасы астында уза.
Зона этаплары лидерлары фестивальнең КФУның “УНИКС” мәдәният-спорт комплексында 8-12 апрельдә булачак суперфиналына чакырыла. Җиңүчеләрнең исемнәре һәрвакыттагыча фестивальнең гала-концертларында – КФУның “УНИКС” мәдәният-спорт комплексында 13 апрельдә һәм “Пирамида” мәдәният-күңел ачу комплексында 20 апрельдә игълан ителәчәк.
Оештыручыларының берсе “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе булган конкурсның унсигезенче сезоны “Татарстанда миллионынчы катнашучы” шигаре астында уза. Нәкъ менә шул кадәр кеше фестиваль хәрәкәте эшчәнлеге елларында үз көчләрен сынады инде.
Конкурс Нигезләмәсе һәм аны 2018 елда үткәрү графигы.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International