Бүген Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә «Татар теленең «TATZET» зур электрон җыентыгы» платформасын тәкъдим итү булды. Ул, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе партнерлары-оешмалары белән берлектә, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Гамәли семиотика институты тарафыннан эшләнде.
Проектның максаты булып, татар телен Интернет челтәреннән файдаланып популярлаштыру тора. Бу, шул исәптән, «2014-2020 елларда Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклап калу, өйрәнү һәм үстерү» Татарстан Республикасы дәүләт программасын тормышка ашыруга да карый.