Чаллы шәһәрендәге Эшкуарлык фабрикасы яңа бизнес-курс ача

2018 елның 6 феврале, сишәмбе

Март башында Чаллы шәһәрендәге Эшкуарлык фабрикасы бизнесны өр-яңадан башлау буенча эшкуарлар өчен “Старт-Фабрика Х” түләүсез курсы ача.
Шәһәр мэриясе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ай саен кимендә 1 миллион сум керем алучы иң яхшы эшкуарлар дәресләре шимбә көннәрендә 10-17 сәгатьләрдә узачак. Төп блоктан башка курсларда өстәмә очрашулар һәм 2-3 сәгатьлек HARD-биремнәр планлаштырылган. Болар курсларда катнашучыларга бизнес-җәмәгатьчелекнә тирәнрәк керергә һәм бизнес өлкәсендә күбрәк файдалы күнекмәләр һәм белемнәр алырга мөмкинлек бирер.
Курсларда катнашуга гаризалар 2018 елның 25 февраленә кадәр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Зәй һәм Менделеевск шәһәрләрендә яшәүчеләрдән bizfabrikaNch@mail.ru электрон почтасына кабул ителә. Хатта фамилия, исеме һәм атасының исеме, телефон номеры һәм туу вакыты күрсәтелергә тиеш.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International