Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәре башлыгы Равил Кузюров отставкага китте. Муниципаль берәмлек башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын Алмаз Әхмәтшин башкарачак.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин катнашында бүген узган муниципаль район Советы хисап сессиясендә шундый карар кабул ителде. Республика парламенты җитәкчесе Алмаз Әхмәтшинның алдагы бурычларны уңышлы үтәячәгенә ышаныч белдерде.
Нурлат муниципаль районының элеккеге башлыгы Равил Кузюров Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгын җитәкләр, дип көтелә. Яңа җитәкчене министрлык коллективына тәкъдим итү иртәгә иртән булачак.