Татарстанда гыйнвар уртасында башланып киткән гражданнар җыеннары саны арта. Халыкның хакимият белән традицион очрашуларында 2017 елда муниципаль берәмлекләр эше йомгаклары тикшерелә һәм 2018 елга бурычлар билгеләнә.
Шундый очрашу кичә Түбән Кама районының Прости авылында булып узды. Гражданнар җыенында Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, шулай ук муниципалитет Башкарма комитетының төрле идарәләре һәм районда эшләүче федераль оешмаларның территориаль органнары җитәкчеләре катнашты.
Авылда яшәүчеләр белән очрашу барышында, аерым алганда, Айдар Метшин якында гына урнашкан сәнәгать мәйданчыгы аркасында авылны бетерү турындагы имеш-мимешләрне таратты. «Прости авылы – тарихи торак пункт ул, беркем дә аны тулысынча күчерү турында уйлаганы юк. Сәнәгать авылдан арырак китәргә тиеш, ә Прости түгел!» – дип белдерде Айдар Метшин. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты хәбәр итә.