Әлмәт муниципаль районының хисап сессиясе булды

2018 елның 7 феврале, чәршәмбе

Әлмәт муниципаль районы зур мөмкинлекләргә ия. 2017 ел йомгаклары буенча эре предприятиеләрдән җибәрелгән товарлар  һәм хезмәт күрсәтүләр күләме 660 миллиард сумлык булды.
Бүген бу хакта “2017 елга Әлмәт муниципаль районының социаль-икътисади үсеше йомгаклары һәм 2018 елга бурычлар турында” Әлмәт муниципаль районы Советы утырышында чыгыш ясап, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.
“Нефтьче» Мәдәният сараенда узган әлеге чарада «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин катнашты.
Утырыш алдыннан Рөстәм Миңнеханов һәм аны озатып йөрүче затлар коммуналь техника, шәһәр һәм район предприятиеләре һәм учреждениеләре, кече һәм урта бизнес, җирле агросәнәгать комплексы продукциясе күргәзмәсе белән таныштылар. Кунаклар шулай ук  Рус Акташы авыл җирлегендә урнашкан  "Н.Е.Токарликов исемендәге" акционерлык  җәмгыятенең 1070 сыерны бәйләүсез асрау сөт-товар комплексында булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International