Тормыш дәрәҗәсе һәм мәгариф сыйфаты буенча Бөгелмә районы Татарстан өчен үрнәк булып тора. Муниципаль берәмлек Советының хисап сессиясендә чыгыш ясап, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай дип белдерде. Чарада “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин катнашты.
Шул ук вакытта Рөстәм Миңнеханов сәламәтлек саклау, район агросәнәгать комплексы өлкәләрен үстерү зарурлыгына игътибар юнәлтте, дип хәбәр итә Татарстан Президенты матбугат хезмәте.Бөгелмәлеләргә, аның фикеренчә,икътисадка инвестицияләр жәлеп итүдә дә активлашырга кирәк.
“Сезгә индустриаль парклар, сәнәгать мәйданчыклары кирәк. Ә сез һаман планлаштырасыз гына. Активрак эшләү зарур. Бөгелмәдә кеше потенциалы бик зур, бөтен инфраструктура шартлары: тимер юл, аэропорт, транспорт узеллары бар. Сезнең конкурентлылык өстенлекләргә инвесторлар да игътибар итә”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Утырыш башланганчы Татарстан Республикасы Президенты Бөгелмәдә "Скважиналарны эксплуатацияләүнең яңа технологияләре" фәнни-җитештерү предприятиесендә булды, реконструкцияләнгән “Яшьлек” спорт комплексын карады.