2017 елдан Татарстанда 100дән күбрәк йорты булган торак пунктларда, республика максатчан программасы кысаларнда блоклы-модульле кибетләр төзелә башлады. Әлеге программа буенча узган елда 53 сәүдә урыны торгызылды.
Шушы көннәрдә мондый объект Баулы муниципаль районының Салих авылында да пәйда булды. Кибет авылның үзәгендә урнашкан, 50 квадрат метр мәйдан били. Ул электр белән җылытыла, яктылык үткәрелгән, канализациясе бар, дип хәбәр итә “Хезмәткә дан” район газетасы.