Бүген «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин эш визиты белән Мамадыш муниципаль районына килде, монда ул җирлекләр башлыклары белән очрашты һәм хезмәттәшләре белән территорияләрне үстерү, республика җирле үзидарәсе системасын камилләштерү мәсьәләләрен тикшерде.
Аерым алганда, әңгәмә барышында Әгъзам Гобәйдуллин муниципалитет җитәкчелеген территориаль җәмәгать җирле үзидарәләрен юридик зат сыйфатында теркәү эшен активлаштырырга чакырды, каберлекләр биләгән җир кишәрлекләрен (районда алар 102) кадастр исәбенә кую процессын бәяләде, шулай ук җирлекләр башлыкларына 90 зиратта мәгълүмати стендлар куюны, дүрт муниципаль берәмлектә зиратларга килү юлларына таш түшәүне йөкләде.
Моннан тыш очрашу кысаларында түбәндәге мәсьәләләр күтәрелде: районның гидротехник корылмаларын теркәү; муниципаль берәмлекләрнең генераль планнарын эшләү; терлек каберлекләрен һәм биотермик чокырларны төзекләндерү; торак пунктларда кышын юлларны карап тоту; карьерларны рекультивацияләү, су манараларын ремонтлау һәм алыштыру; республика муниципаль берәмлекләрендә староста институтын кертү.
Сәфәре вакытында Әгъзам Гобәйдуллин Сон авыл җирлегендә булды. Монда ул җирле актив белән очрашты һәм халык җыенында катнашты.