Лаеш муниципаль районының Хәерби авылында яңа җитештерү ачылды

2018 елның 9 феврале, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лаеш муниципаль районының Хәерби авылында Казан медик-инструменталь заводы(КМИЗ-2) базасында булдырылган бер мәртәбәлек медицина эшләнмәләрен стерильләштерү буенча комплексның беренче чиратын эшләтеп җибәрүдә катнашты.
Проект өч этапта гамәлгә ашырылачак, инвестицияләр 150 миллион сумнан артып китте инде. Предприятие медицина эшләнмәләрен әзерләүнең тулы циклы: җитештерү, стерильләштерү һәм тартмага кую белән шөгыльләнәчәк. 2018 елда ук завод 100 миллион сумлык продукция җибәрергә әзер.
Җитештерү импортны алыштыру программасы буенча төзелде һәм киләчәктә бер мәртәбәлек медицина инструментлары белән бөтен Россияне тәэмин итәр, дип планлаштырыла. Татарстан медицина учреждениеләренә продукция завод бәясе белән озатылачак.
Предприятиедә 50 дән артык яңа эш урыны булдыру каралган. Квалификацияле белгечләр җәлеп итү өчен КМИЗ 44 торак йортлы коттедж бистәсе төзергә план кора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International