Биектау муниципаль районында 156 фатирлы йортны файдалануга бирделәр

2018 елның 9 феврале, җомга

Үткән елда Биектау муниципаль районы торакны файдалануга кертү буенча республика рекордчыларының берсе булды. Монда 80 мең квадрат метрдан күбрәк торак эксплуатациягә тапшырылды.
Шушы көннәрдә Биектау тимер юл станциясе бистәсенең Станция урамында 156 фатирлы йорт тулысынча хуҗаларына бирелде. Ул Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды заказы белән төзелде. Уңайлы торакка ачкычлар социаль ипотека программасында катнашучыларга, тузган торактан күченүчеләргә, Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм аларның тол хатыннарына, грант алган табибларга тапшырылды.
Биектау муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Дамир Шәйдуллин әйтүенчә, муниципалитет 2018 елда да торак төзелеше темпларын киметергә җыенмый.
“Узган елда безнең план 64 мең квадрат метр иде, быел аны 70 меңгә җиткерделәр. Районыбыз актив үсештә. 70 мең квадрат метрны бер авырлыксызэксплуатациягә кертә алабыз”, – диде Дамир Шәйдуллин.
Шулай ук 2018 елда Биектау муниципаль районында ял паркы һәм йөзү бассейны төзү планлаштырыла, дип хәбәр итә “Биектау хәбәрләре” газетасы.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International