10 февраль көнне Татарстанда XXXVI Бөтенроссия массачыл “Россия чаңгы юллары-2018” ачык чаңгы ярышлары узачак. Ә республиканың берничә муниципаль берәмлегендә бу көнне инде традициягә кергән “Татарстан чаңгы юллары” була.
“Россия чаңгы юллары” илебез спорт тормышында елдан-ел мөһимрәк вакыйга була бара. Массачыл йөгереш 1982 елдан бирле уздырыла. Быел әлеге гаять зур спорт бәйрәмендә катнашырга әзер булуларын Россиянең 73 төбәге белдерде.
Татарстанда “Россия чаңгы юллары”ның төп старты Казанның Юдино бистәсендәге “Локомотив” стадионында булачак. Ярышларны ачу монда 11 сәгатькә планлаштырылган. Ярыш кысаларында “Хезмәткә һәм оборонага әзер” (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының чаңгыда йөгерү нормативын тапшырырга да була.
Чаңгы спортын яратучылар өчен шәһәрдә шулай ук Горки-Әмәт урман паркында һәм Гаврилов урамында Казансу үзәнендә трассалар әзерләнгән. Спорт бәйрәмендә тулаем алганда 20 меңгә якын казанлы катнашырга теләк белдерде .
Ә Чаллы шәһәрендә Бөтенроссия ярышлары кысаларында узышлар 11 февральдә була. Чаңгычылар анда катнашу өчен Яр буе паркында җыелачак. Бу ачык “Татарстан чаңгы юллары”нда 20 меңнән күбрәк кеше катнашыр дип көтелә. Бәйрәмне рәсми ачу тантанасы 11 сәгатькә билгеләнгән.