Казанда ел саен була торган масса төсендәге «Россия чаңгы юллары-2018» булып узды. Илебездә ул инде 36нчы тапкыр булды. Ә Татарстан бу спорт бәйрәменә 13 ел элек кушылды.
Быел Татарстан башкаласында ярышлар өч урында: Юдино бистәсендәге «Локомотив» стадионында, Горки-Әмәт урман паркында һәм Гаврилов урамында Казансу үзәнендә оештырылды.
Массачыл узышларда Казанда 20 меңләп кеше, ә Татарстан буенча 150 мең чамасы спорт сөюче катнашты. Чаңгы ярышларында «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе вәкилләре актив катнашты.