“Татарстан” дәүләт телерадиокомпаниясе “Җирле Советлар вакыты” яңа телепроектын башлап җибәрә

2018 елның 10 феврале, шимбә

17 февральдән «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе һәм “Татарстан” дәүләт телерадиокомпаниясе “Җирле Советлар вакыты” яңа телепроектын башлап җибәрә. Ул Татарстанда җирле үзидарәне үстерү мәсьәләләренә багышлана. Телетапшыруларны телерадиокомпания директоры урынбасары Дмитрий Второв алып барачак.
Бүген программаның беренче чыгарылышы яздырылды, аның барышында агымдагы елда республика муниципаль җәмәгатьчелеге алдында торган бурычлар турында сөйләнде. Программаның эксперты һәм уртак алып баручысы сыфатында «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин чыгыш ясады. Студия кунаклары итеп Алексеевск муниципаль районы башлыгы урынбасары Галина Белова һәм Биектау муниципаль районының Дөбъяз авыл җирлеге башлыгы Әсхәт Низамов чакырылды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International