Татарстанда муниципаль районнар Советларының йомгаклау сессияләре дәвам итә. 9 февральдә Баулы һәм Ютазы муниципаль районнары 2017 елдагы социаль-икътисади үсешләренә йомгак ясадылар һәм 2018 елга бурычларын билгеләделәр. Муниципалитетларның вәкиллекле органнары утырышларында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Хисап сессиясе эшендә «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе вәкиле дә булды.