Яңа эшли башлаган муниципаль хезмәткәрләр КФУда укуларын төгәлләде

2018 елның 12 феврале, дүшәмбе

Узган җомга көнне КФУның Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә муниципалитетлар вәкилләре өчен «Эшли башлаучы муниципаль хезмәткәр» белем бирү модуле тәмамланды. Программаны ябу чарасында «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе башкарма сәркатибе Александр Барышев һәм Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе директоры урынбасары Наталья Аксенова катнаштылар. 
Квалификацияләрен күтәрү кысаларында яңа идарәчеләр нәтиҗәле эшләү өчен кирәкле дәүләт законнары һәм боерыклары өлкәсендә белемнәрен яңарттылар, муниципаль хезмәтттә эш принципларын өйрәнделәр, норматив-хокукый базасы пакеты һәм хезмәт тәртибе этикасы нигезләре белән таныштылар.
Шулай ук белем бирү папкасына коррупцияне кисәтү, керемнәр һәм чыгымнар турында белешмәләр бирү үзенчәлекләрен өйрәнү, коррупциячел чагылышларны тәңгәлләштерү күнекмәләрен, бу категория хезмәткәрләр өчен тыюлар һәм чикләнмәләр турында күзаллаулар формалаштыру буенча зур мәгълүмати блок кертелгән иде.
Уку форматы тынлаучыларга үз осталыкларын тренингларда һәм гамәли дәресләрдә дә арттырырга мөмкинлек бирде. Программаны йомгаклаганда билгеле үрнәктәге документлар тапшыру тантанасы булды, дип хәбәр итә Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе сайты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International