24 февральдә Мәскәүдә “Рэдиссон Ройал Москва” кунакханәсендә, “Әтиләр берлеге” Төбәкара иҗтимагый оешмасы һәм “Бердәм Россия” партиясенең “Ныклы гаилә” федераль проекты булышлыгы белән, 4че Бөтенроссия “Ел әтисе” премиясе тантаналы чарасы узачак.
Премиянең максаты – җаваплы ата булу һәм әтиләрнең социаль эшчәнлеге өлкәсендәге казанышларын ачу һәм тану, балалар тәрбияләүгә һәм Россия гаиләләре иминлеге һәм ныклы тормышы өчен социаль инфраструктураны үстерүгә юнәлгән иң яхшы социаль гамәлләр һәм башлангычларны ачыклау.
Премия алуга кандидат булу өчен электрон рәвештә 15 февральгә кадәр www.папагода.рф сайты аша гариза бирергә кирәк.
Гаризада кандидатның әти буларак казанышлары,аның нәрсә аркасында уникаль булуы турында сөйләү зарур. Гаризага экспертларга номинантны бәяләргә мөмкинлек бирүче видео, фотоматериаллар теркәү шарт.
Барлык кызыксындырган мәсьәләләр буенча оештыру комитеты вәкиле Чегодаев Алексей Михайловичка 8-906-038-02-07 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә була.