Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чистайда яңа шәһәр балалар поликлиникасын ачу тантанасында катнашты. Ул бер сменага 200 пациентны кабул итә алачак, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Президенты мәгълумат хезмәте.
«Күптән түгел без бу проблема турында, балалар поликлиникасын төзү турында фикер алышкан идек, менә ул әзер дә инде, – диде ул, – Чистайда гына түгел, тулаем республика буенча без 2017-2018 елларда барлык поликлиникаларны да тәртипкә китерү турында карар кабул иттек. Сезнең район буенча бу программага 6 поликлиника кертелде. Беренчел звено – поликлиникалар, фельдшерлык-акушерлык пунктлары – сәламәтлек саклау системасының мөһим тәшкилияте. Бездә булган рейтинглар буенча сезнең районда сәламәтлек саклау сыйфатына карата халыкта шикаятьләр бар. Ышанам, объектларга, белгечләргә инвестицияләр кирәкле нәтиҗәне бирер», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Республикасы Президентының Чистай муниципаль районына эш сәфәренең төп максаты – «Чистай муниципаль районының 2017 елда социаль-икътисадый үсеше йомгаклары һәм 2018 елга бурычлары турында» Чистай муниципаль районы Советы утырышында катнашу. Чара шушы минутларда «Чистай» мәдәни үзәгендә бара. Аның эшендә «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин катнаша.