Чистай муниципаль районында 2018 елга бурычларны билгеләделәр

2018 елның 13 феврале, сишәмбе

Чистай муниципаль районы республика үсешенә бик зур өлеш кертә, ләкин без сездән тагын да күбрәкне көтәбез, – дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чистай муниципаль районы Советы хисап сессиясендә чыгыш ясап.
Аерым алганда, Президент фикеренчә, районга тулай территориаль продукт күләмендә кече һәм урта бизнес өлешен арттырырга кирәк (әлеге ул 29%). Районга инвесторлар килсен өчен барлык шартларны булдыру зарур. Моннан тыш Рөстәм Миңнеханов район хакимиятен авыл хуҗалыгы җитештерүен үстерүгә, демография мәсьәләсенә һәм мәгариф системасына җитди игътибар бирергә чакырды.
Чистай муниципаль районы Советы утырышында  “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин катнашты.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International