Татарстан Республикасы Президенты Зеленодольск муниципаль районы Советы сессиясе эшендә катнаша

2018 елның 13 феврале, сишәмбе

Бүген Зеленодольск шәһәрендә муниципаль район Советының сессиясе булды. Вәкиллекле орган эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин һәм башка рәсми затлар катнашты. Чара башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов Горький исемендәге Зеленодольск суднолар төзелеш заводының яңартылган цехын карады, предприятиенең генераль директоры Ренат Мистахов белән киңәшмә үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International