ТР муниципаль берәмлекләре Советы Президиумының 2018 елдагы беренче утырышы булды

2018 елның 14 феврале, чәршәмбе

Бүген Казанда Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы Президиумының киңәйтелгән утырышы булды. Бу чарада Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, беренче вице-премьер Рөстәм Нигъмәтуллин, Куркынычсызлык Советы Секретаре Айрат Шәфигуллин, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Дәүләт Советы, Министрлар кабинеты, министрлыклар һәм ведомостволарның җаваплы хезмәткәрләре, муниципаль районнар һәм шәһәр округлары башлыкларының урынбасарлары катнашты. Президиум эше инде традициягә кергәнчә, видеконференция режимында, урыннарда район һәм шәһәр округлары, шәһәр һәм авыл җирлекләре башкарма комитетлары җитәкчеләре катнашында узды.
Утырышны Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин уздырды. Анда катнашучылар республиканың барлык муниципалитетлары тикшерергә тиешле өч төп мәсьәләне карадылар.
Алар исәбендә: Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары торак секторында видеокүзәтү системалары кую һәм аларны карап тоту; Гаиләгә ярдәм итү үзәге булдыру проекты; эшкуарлык эшчәнлеге субъектларына карата  муниципаль контрольне камилләштерү буенча «юл картасы” чаралары планы бар.
Барлык мәсьәләләр буенча хәзерге вәзгыятне һәм проблемаларны хәл итү перспективаларын җентекле тикшерү булды. Президиум әгъзалары, муниципалитетлар һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре тикшерелүче мәсьәләләрне хәл итү форматын үзләре күзаллавы белән уртаклашты. Эш нәтиҗәләре буенча утырышта катнашучылар муниципаль хакимият органнарына тиешле рекомендация бирүне күздә тоткан килешүле карарлар кабул иттеләр. Аерым алганда, видеокүзәтү системалары кую мәсьәләсе буенча вәзгыятне өстәмә өйрәнү, урыннардан кергән тәкъдимнәрне гомумиләштерү һәм агымдагы елның беренче кварталы ахырында тагын фикер уртаклашу турында карар кабул ителде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International