18 мартта узачак Россия Федерациясе Президентын сайлауларда тавыш бирүдә 50 сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплексы ярдәменә таяначаклар. Мондый комплекслардан файдалану сайлау комиссияләре эшен сизелерлек тизләтәчәк, дип белдерде “Бердәм Россия” партиясенең җитәкчесе Андрей Кондратьев. Бу хакта “Татар-информ” МА хәбәр итте.
Һәр комплекс бюллетеньнәрне кертү өчен сканлы җайланма белән җиһазланган һәм берәр бюллетень генә кабул итә. Сканлы җайлама бюллетеньнең кайсы участок комиссиясенеке икәнлеген билгеләргә мөмкинлек бирә. Әгәр дә бюллетень башка участокныкы икән, ул тавышларны санаганда исәпкә алынмый. Тавыш бирү нәтиҗәләрен хакерлар ярдәмендә ялгыштырырга мөмкин түгел – комплекс Интернетка тоташмаган.