Шушы көннәрдә Алабугада “Черемушки” ТИҮ №2нең 14 активисты халык дружинасычы таныклыгы алды. Аларның уртача яше – 55.
Инициативалы бу өлкәннәргә үзләренең алтынчы микрорайон ишегалларында патрульлек итәргә яшьләр дә булышачак. Яңа ирекле дружина Чечен Республикасында хәрби бурычын үтәгәндә һаләк булган Евгений Пахомов исемен йөртәчәк.
Исегезгә төшерәбез, Алабугада халык дружиналары эше 4 ел элек яңадан башланып киткән иде. Бүген шәһәрдә 456 кешене берләштергән 36 ирекле халык дружинасы үз эшчәнлеген тормышка ашыра.