Тукай муниципаль районы Советы сессиясе булды

2018 елның 15 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Тукай муниципаль районы Советының хисап сессиясе булды, аның эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, республика парламенты депутатлары катнашты.
Тукай муниципаль районы Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең социаль-икътисади үсеше рейтингында дүртенче урында тора, ә авыл районнары арасында – лидерларның берсе. Узган елда район лаеклы күрсәткечләргә иреште, алар җирле сәнәгатьнең һәм агрокомплексның туктаусыз үсә баруын чагылдыра.
”Эшсезлек дәрәҗәсе 0,54% тәшкил итә, бу 2017 ел башындагыдан кимрәк. Предприятиеләрдә күпләп кыскартулар һәм эштән азат итүләр күзәтелми. Безнең бурыч – эш урыннарын, хезмәткә лаеклы түләп, саклап калу һәм арттыру”, - диде үз чыгышында Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Камаев.
“Татарстан өчен узган ел җиңел булмады, – дип ассызыклады Фәрид Мөхәммәтшин район сессиясен йомгаклап, – шулай да тулаем продукция күләмен 2,12 трлн. сумга җиткерә алдык. Республикада социаль, “президент” программаларын гамәлгә ашыру дәвам итә. Алар барлыгы 37, сезнең бурыч – районыгызны барлык бу программаларга да кертү, алар буенча актив эшләү, үзегезнең кешеләрне бернидән дә мәхрүм итмәү”. Фәрид Мөхәммәтшин фикеренчә, тулаем алганда районның үз территориясендә тормыш шартларын яхшырта бару өчен бөтен мөмкинлекләре бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International