2018 елда Әлмәт муниципаль районының Калейкино тимер юл станциясендә яңа чистарту корылмалары төзеләчәк. Объектны торгызу Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы һәм Әлмәт муниципаль районы җитәкчелеге арасындагы килешү нигезендә алып барылачак.
Яңа чистарту корылмаларын урнаштыру торак пунктта пычрак суларны җиргә агызуны кисәтергә мөмкинлек бирәчәк, дип хәбәр итә министрлыкның мәтбугат хезмәте.
Шундый ук проблеманы хәл итү өчен чистарту корылмасы Бөгелмә муниципаль районының Подгорный бистәсендә дә барлыкка киләчәк. Аны төзү турындагы Татарстан экология министрлыгы һәм муниципаль берәмлек җитәкчелеге арасында килүшегә быелгы февраль башында кул куелды.