Хөрмәтле хезмәттәшләр!
17 февральдә “Россия 1” каналында республика муниципаль җәмәгатьчелеге тормышы һәм эшчәнлеге турындагы “Җирле Советлар вакыты” программасының беренче чыгарылышы эфирга чыгачак. Тапшыруның вакыты 08 сәгать 55 минутта. Шул ук көнне 18 сәгать 30 минутта тапшыруны “Россия 24” телеканалы кабат күрсәтәчәк.
“Җирле Советлар вакыты” программасын, “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе белән тыгыз хезмәттәшлектә, “Татарстан” дәүләт телерадиокомпаниясе иҗат төркеме әзерли. Телетапшыруны “Татарстан” ДТРК директоры урынбасары Дмитрий Второв алып бара.
Программаның премьерасы агымдагы елда республика муниципаль җәмәгатьчелеге алдында торган бурычларга багышлана. Алар турында “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Алекссевск муниципаль районы башлыгы урынбасары Галина Белова һәм Биектау муниципаль районы Дөбъяз авыл җирлеге башлыгы Әсхәт Низамов сөйли.