Татарстанга Россия Президентын сайлауларда эшләү өчен ОБСЕ күзәтчеләре килде

2018 елның 16 феврале, җомга

Татарстанга Россия Президентын сайлауларда эшләү өчен ОБСЕ күзәтчеләре килде. Татарстанда сайлаулар барышын Дания һәм Польша күзәтчеләре тикшереп торачак. Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе (ҮСК) җитәкчелеге алар белән киләсе атнада очрашачак, дип хәбәр итә РБК–Татарстан, республика ҮСК мәгълүматына таянып. Сайлау көннәрендә күзәтчеләр Татарстандагы теләсә кайсы сайлау участогында була ала. Узган еллар тәҗрибәсе күрсәткәнчә, кунаклар эре шәһәрләрдә эшләр, дип көтелә.
ОБСЕның Демократик институтлар һәм кеше хокуклары бюросы Россия Федерациясе Президентын сайлауларны күзәтү буенча миссия ачылуы турында февраль башында ук игълан иткән иде. Аның составына Мәскәүдә эшләячәк 13 эксперттан торган  төп төркем һәм илнең төрле төбәкләрендә парлап эшләүче 60 озак вакытка килгән күзәтче керә. ОБСЕның рәсми хәбәрендә әйтелгәнчә, күзәтчеләр "кандидатларны теркәү барышын, сайлау алды агитациясен үткәрүне, сайлау комиссияләре һәм тиешле дәүләт органнары эшчәнлеген, законнар базасын куллануны һәм сайлау бәхәсләрен хәл итүне күзәтеп барачак”. Моннан тыш, күзәтү барышында миссия сайлау кампаниясен массакүләм мәгълүмат чараларында яктыртуны да өйрәнәчәк.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International