Казан янында “Мин – Профсоюзның таяну ноктасы (ТОП – 2018)” яшьләр форумы булып узды

2018 елның 19 феврале, дүшәмбе

16-18 февральдә Лаеш муниципаль районындагы “Идел” яшьләр үзәгендә “Мин – Профсоюзның таяну ноктасы (ТОП – 2018)” яшьләр форумы булып узды.
Белем бирү форумы яшьләр арасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтнең абруен һәм социаль күркәмлеген күтәрү максатында Россия дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре һөнәри берлегенең Татарстан оешмасы тарафыннан оештырылган иде. Анда 180 профсоюз әгъзасы – республиканың 35 яшькәчә дәүләт һәм муниципаль хезмәткәре катнашты. 
Чараны ачу тантанасында “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе башкарма сәркатибе Александр Барышев булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International