Бүген Теләче бистәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры – Татарстан Республикасы авыл хуҗалагы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашында Теләче муниципаль районы Советы хисап сессиясе булды. Утырыш барышында Теләче муниципаль районының 2017 елдагы социаль-икътисади үсеш йомгаклары һәм 2018 елга бурычлар буенча төп доклад белән муниципаль берәмлек башлыгы Илдус Зарипов чыгыш ясады. Муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органының киңәйтелгән утырышында Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе башкарма секретаре урынбасары Лилия Фәррахова һәм башка рәсми затлар катнашты.