Бүген Мамадыш муниципаль районында, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашында, “Мамадыш” совхозы бистәсендә 30 фатирлы йортны тантаналы төстә файдалануга бирделәр.
Биш катлы, ике подъездлы йорттагы барлык кирәкле йорт җиһазлары һәм көнкүреш техникасы булган яңа фатирларга ачкычларны аренда торагы программасында катнашучылар алды. Объектның инвесторы һәм төзүчесе Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды булды.