Соңгы өч елда Татарстанда, балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссияләр ярдәмендә, балаларның үз-үзенә кул салуы очраклары 1,5 тапкыр кимеде. 2017 елда гына да республикада яшүсмерләр җинаятьчелеге очраклары саны 23,5 процентка азрак булды.
Бүген “Корстон” кунакханә-күңел ачу комплексында балигъ булмаганнар әшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссияләре төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан тантана кысаларында шундый мәгълүмат китерелде. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин һәм башка рәсми затлар катнашында узган чарада балалар хокукларын яклаучыларга лаеклы бүләкләр бирелде.
“Безнең төп бурыч – балаларның бәлалы булуына юл куймау, ә инде бәлага юлыкса, җәмәгать тәрбиячеләре, мәктәп, гаилә, Мәгариф министрлыгы, Эчке эшләр министрлыгы, Иҗтимагый палата һәм башка бик күпләр аша яңадан тәрбияләүнең барлык чараларын күрү. Һәм, әлбәттә, балага авырлык китермәү”, – диде Васил Шәйхразиев, дип хәбәр итә “Татар-информ” МА.