Арча һәм Саба муниципаль районнарында 2017 елдагы эшкә йомгак ясадылар

2018 елның 21 феврале, чәршәмбе

Бүген Арча һәм Саба муниципаль районнары Советларының хисап сессияләре булды, аның эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин катнашты.
“Узган ел Татарстан өчен җиңел булмады, – диде республика парламенты спикеры Фәрид Мөхәммәтшин, – әмма без тулай төбәк продуктын 2,12 трлн. сумга җиткерә алдык.” Ул, шулай ук, республикада социаль, “президент” программаларының гамәлгә ашырылуын дәвам итүен һәм районнарга әлеге проектларга актив керергә кирәклеген ассызыклады. “Үзегездә яшәүче гражданнарны мөмкинлекләрдән мәхрүм итмәгез,” – диде ул.
Әлеге муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары утырышларында “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясенең юридик идарәсе белгече Алмаз Гарифуллин катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International