2017 ел нәтиҗәләре буенча Чаллының тулай территориаль продукты 2 процентка артты, сәнәгать җитештерүе индексы 117 процент булды. Автоград икътисадына 46 миллиард сум инвестиция җәлеп ителде. Шул ук вакытта соңгы 17 елда беренче тапкыр шәһәрдә иң түбән эшсезлек дәрәҗәсе теркәлде.
Кичә Чаллы мэры Наил Мәһдиев муниципаль берәмлек Советының 23нче утырышында чыгыш ясап, шундый саннар китерде. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин һәм башка рәсми затлар катнашты.
Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, Чаллының мөмкинлекләре бик зур һәм ул Татарстан тулай продукты күләменә зур өлеш кертә.
Татарстан Президенты “КАМАЗ” акционер җәмгыятен тагын да үстерү, аның барлык планнарын гамәлгә ашыру шәһәр өчен дә бик мөһим булуын ассызыклап үтте. Моннан тыш, “КАМАЗ” әле ул кече һәм урта бизнесны үстерү өчен дә бик зур мөмкинлек, диде Рөстәм Миңнеханов.
Чаллы шәһәре авыл хуҗалыгы продукциясен сату өчен дә гаять зур мәйдан, дип саный Татарстан Президенты. Ул авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләр – фермерларның, шәхси ярдәмче хуҗалыкларның үз продукцияләрен үзләре сата алсын өчен шартлар тудырырга тәкъдим итте. Моның өчен Чаллыда махсус мәйданчык булдырырга кирәк.
Сәламәтлек саклау тармагына кагылып, Рөстәм Миңнеханов Чаллыдагы йогышлы авырулар хастаханәсен капиталь төзекләндерүгә республика бюджетыннан акча бүлеп биреләчәген хәбәр итте, дип яза Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте.