Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама муниципаль районы хакимиятен кече һәм урта бизнеска ярдәм күрсәтергә чакырды

2018 елның 22 феврале, пәнҗешәмбе

Түбән Кама сәнәгать предприятиеләре белән бәйләнештә, кече һәм урта бизнесны үстерә баруны көчәйтергә, шулай ук башлаучы эшкуарлар өчен бизнес булдыруны гадиләштерергә. Кичә Түбән Кама муниципаль районы Советының хисап сессиясендә чыгыш ясап, Татарстан Республикасы Призеденты Рөстәм Миңнеханов җирле хакимият алдында шундый бурычлар куйды. Муниципалитетның вәкиллекле органы эшендә “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин катнашты.
Сораштырып белешү буенча райондагы эшкуарларның 56 проценты муниципаль хакимият аларга булышмый, хәтта комачаулый да, дип саный. Моннан тыш эшкуарларның 10 проценты коррупция очракларына да тап булуларын белдерде, дип яза “Татар-Информ” МА.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама муниципаль районы җитәкчелеген агросәнәгать тармагын үстерү буенча эшне активлаштырырга чакырды. Әйтик, 2017 ел йомгаклары буенча район агросәнәгать комплексы республикада 11нче урында, авыл хуҗалыгы продукциясенең тулай күләме 4 миллиард сум тәшкил итә.
“Сезнең базар бик зур – шәһәр, район. Шәхси йорт яны хуҗалыкларын үстерү өчен шартлар булдырырга кирәк, яшелчә, җиләк-җимеш бизнесы барлыкка килсен. Сезгә көн саен 200 тонна сөт кирәк, ә сез 75 тонна җитештерәсез. Әлбәттә җитмәгән сөтне сезгә китерәләр, ләкин сез аны үзегез җитештерә алыр идегез, сөт сезнең предприятиеләргә, шәхси хуҗалыкларга керем бирсен,” – дип басым ясап әйтте Татарстан Президенты.
Җавап сүзендә муниципаль берәмлек башлыгы Айдар Метшин аларга савым сыерларының баш санын арттыруга аеруча игътибар бирү зарурлыгын әйтте, югыйсә шәхси ярдәмче хуҗалыкларда алар кимегән, шулай ук мини-фермаларны да үстерү эшен көчәйтергә кирәк.
Моннан тыш, утырыш барышында Рөстәм Миңнеханов салымнар буенча бурычлар мәсьәләсен күтәрде, район башлыгын бу юнәлештә актив эшләргә чакырды. Республика лидеры түбәнкамалыларның районда торак-коммуналь хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатына дәгъва белдерүләрен дә искә алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International