Казанда җәмәгать оешмаларының җәмәгать контроле оештырудагы ролен һәм урынын өйрәнделәр

2018 елның 22 феврале, пәнҗешәмбе

Кичә, 21 февраль көнне, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы, Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе белән берлектә, “Министрлыклар, ведомстволар, муниципаль берәмлекләр каршындагы җәмәгать оешмаларының һәм җәмәгать советларының иҗтимагый контрольне оештырудагы роле һәм урыны” дигән темага “түгәрәк өстәл” үткәрде.
Әлеге чара республиканың муниципаль районнары белән видеоконференция форматында узды. Аны ачканда кереш сүз белән “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе башкарма секретаре урынбасары – юридик идарә башлыгы Сергей Столяров чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International