Буа муниципаль районы Советының хисап сессиясе булды

2018 елның 22 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин эш сәфәре  белән Буа муниципаль районында булды һәм муниципаль берәмлек Советы утырышында катнашты, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте. Муниципалитетның вәкиллекле органы хисап сессиясендә “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе башкарма сәркатибе урынбасары Лилия Фәррахова да булды.
2017 елда социаль-икътисади үсеш йомгаклары һәм 2018 елга бурычлар буенча төп доклад белән Буа муниципаль районы башлыгы Марат Җаббаров чыгыш ясады.
Алексей Песошин үз чыгышында билгеләп үткәнчә, Буа муниципаль районы күп яктан республика муниципалитетлары өчен үрнәк булып тора. Ул муниципаль берәмлекләрнең социаль-икътисади үсеше рейтингында  2017 ел йомгаклары буенча 22 урында .
“Һичшиксез, Буа муниципаль районының – Татарстанның Идел аръягы зонасы үзәгенең мөмкинлекләре тагын да югары, һәм сез социаль-икътисади үсешнең төп күрсәткечләре буенча иң алдынгылар сафында булырга тиеш,”– дип саный Алексей Песошин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International