Алексеевск муниципальрайоны җитәкчелеге алышынды

2018 елның 22 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Алексеевск шәһәр тибындагы бистәсендә муниципаль районның III чакырылыш Советы 20нче утырышы булды. Хисап сессиясе эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе башкарма сәркатибе Александр Барышев һәм башка рәсми затлар катнашты.
Утырыш барышында Алексеевск муниципаль районы башлыгы Владимир Козонков вәкаләтләрен тапшыру турында карар кылуын белдерде. Район Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаруга Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр министрының беренче урынбасары булып эшләгән Сергей Демидов билгеләнде.
“Демидовлар нәселе вәкилләре үзләренең тәртипле, намуслы һәм приципиаль булуларын эш белән исбатладылар. Без Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдим иткән Демидов ышанычны аклар дип уйлыйбыз, аның идарә итү тәҗрибәсе зур,” – диде Фәрид Мөхәммәтшин, Сергей Демидов кандидатурасын күрсәтеп.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International