Бүген Казанда Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында, Ватанны саклаучы көненә багышланган тантаналы чара булды.
“Ватанны саклаучы көне – намус, хәрби бурычка тугрылык һәм Ватанга мәхәббәт бәйрәме ул. Үз иленә фидакарьләрчә бирелгәннәр һәм аның иминлеген батырларча яклаучылар, үз-үзен кызганмыйча дәүләтебез иреген һәм бәйсезлеген сакларга әзер булучылар көне,” – диде Рөстәм Миңнеханов, дип хәбәр итә Татарстан Президенты матбугат хезмәте.
Рөстәм Миңнеханов ветераннарга аеруча рәхмәт сүзләрен җиткерде: “Сезнең һәркайсыгызның тормышы кыюлык һәм Ватанга чиксез мәхәббәт үрнәге ул. Үзенең хәрби һәм гражданлык бурычын үтәгән, үз халкын яклап сугыш кырында һәлак булганнарны без онытмыйбыз һәм алар истәлеген изге итеп саклыйбез,” – диде ул.
Рөстәм Миңнеханов безнең хәрби хезмәткәрләрнең Әфганстанда да, Кавказ төбәгендәге террорга каршы операцияләрдә дә, Сүриядә дә, тынычлык саклау миссияләрен үтәүдә дә, Чернобыль АЭСендә һәлакәтне бетерүдә дә кыюлык һәм ныклык күрсәтүләрен билгеләп үтте.
“Татарстанлыларның яшь буыны шулай ук Россия сугышчысы дигән югары исемгә лаек булуы куанычлы. Безнең егетләр Преображенский полкында, Кара диңгез флотында хезмәт итә. Хәзер хәрби хезмәттә булган, күпмилләтле илебезне саклаган барлык хезмәткәрләргә рәхмәт әйтәсем килә,” – дип ассызыклады Татарстан Президенты.
“Сезне барыгызны да чын йөрәктән Ватанны саклаучы көне белән тәбрик итәм, ихлас күңелдән сезгә һәм якыннарыгызга исәнлек-саулык, бәйрәм күтәренкелеге, бәхет һәм иминлек телим!” – диде Рөстәм Миңнеханов, сүзен йомгаклап.
Бәйрәм тантанасында Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов, Социалистик Хезмәт Герое, “Татарстан Геройлары” җәмәгать оешмасы рәисе Илдус Мостюков, Россия Кораллы Көчләре ветераннары катнашты.
Чара бәйрәм концерты белән тәмамланды.